31нче мартта «Энергетик» мәдәният йортында яшьләр берләшмәләренең «Яшьләр» паркы территориясен төзекләндерү буенча фикер алышулары узды. Зәй һәм Татарстанның башка районнары кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча бөтенрәсәй конкурсында (https://konkurs.gorodsreda.ru) беренче ел гына катнашмыйлар. Быел район җитәкчелеге тарафыннан Зәйдә яшәүчеләр сайлаган паркны масштаблы реконструкцияләү буенча конкурста катнашу карары кабул ителде. Территория өчен тавыш бирү муниципалитет сайтында һәм дәүләт хезмәтләре аша алып барылды. Халык өчен максималь уңайлы ял зонасы булдыру бурычы тора. Парк проектын халык белән бергә "Heads group" архитектура бюросы эшли. Бу яшь архитекторлар паркны ихтыяҗ булырлык һәм шәһәр халкының барлык сорауларына җавап бирерлек итеп ясауга күп көч куярга әзер. Гаризаны әзерләү берничә этапта уза. 1 этап - территорияне сайлау өчен тавыш бирү, аннары паркны төзекләндерү турында массакүләм сораштыру (10 марттан 20 мартка кадәр узды). Шуннан соң яңа парк функцияләре буенча иҗтимагый фикер алышу булды. 19 мартта барлык теләүчеләр дә чакырылды, очрашуда яшьләр, пенсионерлар, мәктәп укучылары һәм шәһәрдә эшләүче кешеләр катнашты. Хәзерге вакытта фокус-төркемнәр - спортчылар, яшьләр һәм мәктәп берләшмәләре, эшмәкәрләр белән эшләү этабы узды. Яшьләр берләшмәләре тарафыннан тыңлауларда бик мөһим аспектлар буенча сораулар күтәрелде: - бию мәйданчыклары, дискотекалар, бию мәктәпләре эшчәнлеге өчен шартлар тудыру; - актив ял итү өчен балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру; - театральләштерелгән тамашаларны оештыру һәм кую буенча эшчәнлек өчен шартлар тудыру. Шулай ук яшьләрне кызыксындырган мөһим сорауларының берсе- яңартылган паркта автотранспорт калдыру урыннары булу һәм, әлбәттә инде, тиешле дәрәжәдә яктыртылуы. Апрельнең икенче яртысында эскиз проект буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак, аны архитекторлар халыктан һәм учреждениеләрдән кергән тәкъдимнәр нигезендә булдырачак.