17-18 декабрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә Яшел Үзән тхэквондо федерациясенең ачык фестивале булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты һәм түбәндәге урыннарны яуладылар: Мөхәммәтгалиева Дана - 1 урын, Башекин Егор - 3 урын, Хуҗин Әмир - 3 урын, Шалапаев Юрий - 3 урын, Слепцов Данис - 3 урын, Герасимов Андрей - 3 урын, Култаев Егор-3 урын.
17 декабрьдә зәйлеләр «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында кышкы уеннар ачу тантанасында катнашты.
16 нчы декабрь көнне Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә Яңа ел алдыннан «үзенчәлекле» балалар өчен «Яңа ел әкияте» дигән хәйрия квесты оештырдылар.
«Татэнерго» акционерлык җәмгыяте мөрәҗәгате буенча, шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, 2021 елның 16 декабрендә Зәй муниципаль районы администрациясе тарафыннан, «Татэнерго «АҖ филиалы-Зәй ГРЭСЫ 850 МВт куәтле пар-газ җайланмасы» объектын төзүгә рөхсәт бирелде.