Бүген Зәйдә өсте ябулы футбол манежы ачылды

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Бүген Зәйдә өсте ябулы “Спорт энергиясе” футбол манежы ачылды. Президент Зәй белән телекүпер аша элемтәгә кереп, зәйлеләрне шатлыклы вакыйга белән котлады. Бүген мондый спорт объекты шулай ук Әлмәт, Әгерҗе, Бөгелмә, Чистайда да ачылды. Тантанада видеоэлемтә буенча Россия спорт министры Олег Матыцин да катнашты. Татарстанда «Спорт – тормыш нормасы» милли проекты актив тормышка ашырыла. Меңнәрчә гражданнарыбыз физик культура белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөмкинлегенә ия булсын өчен, республикада массакүләм спорт һәм югары казанышлар спорты үссен өчен, барысы да эшләнә. Татарстанда спорт объектларын масштаблы төзү республика җитәкчелеге һәм федераль спорт министрлыгы ярдәме белән башкарыла.

    Бүген Зәйдә үткән тантаналы чарада ТР Хөкүмәтеннән Зәй кураторы Иван Гущин, район башлыгының спорт юнәлеше буенча җәмәгать ярдәмчеләре Эдуард Галиев, Рәкыйп Фәйзуллин, Әнәс Миннәхмәтов та катнашты. Шәһәрнең физкультура-сәламәтләндерү комплексы янәшәсендә сафка баскан өсте ябык футбол манежы төзелешен зәйлеләр хуплап каршы алды. Әлеге 20 метрга 40 метрлы размерлы заманча манеж агымдагы ел яз башында “Футбол - мәктәптә” (“Футбол в школе”) илкүләм проекты нигезендә сынау проекты буларак старт алды. Бу очраклы түгел, бездә футбол спорты популяр, республика футбол федерациясе рейтингында Зәй районы лидерлар рәтендә. Шул рәвешле, биниһая зур корылма яшь буынга ел әйләнәсе футбол белән шөгыльләнүгә мөмкинлек бирәчәк. Зәйдә футбол спорты традицияләре көчле һәм аның сакланышына өмет зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International