Зәйдә "Яңа ел әкияте" дигән хәйрия квесты оештырдылар

2021 елның 17 декабре, җомга

16 нчы декабрь көнне Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә Яңа ел алдыннан «үзенчәлекле» балалар өчен «Яңа ел әкияте» дигән хәйрия квесты оештырдылар. Әлеге чараның максаты мөмкинлекләре чикле балаларның ялын тәэмин итү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, эмоциональ элемтә урнаштыру, шулай ук үзара  киеренкелекне бетерү иде. Квест «Спарта» балалар яшүсмерләр клубы базасында үткәрелде. Чара программасында Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары кебек яңа ел персонажлары булган станцияләр булдырылды. Анда балалар әти-әниләре белән бергә төрле кызыклы биремнәр үттеләр. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар, персонажлар белән биеделәр, фотога төштеләр. Чара ахырында балаларга хәйриячеләр ярдәмендә әзерләнгән татлы яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International