2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, ә Зәйдә ул туган як елы дип игълан ителде. Аның максаты-Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту. Туган телне саклау-мөһим бурыч. 16 декабрь көнне Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә музей хезмәткәрләре 3 сыйныф укучылары белән «татар телен белүчеләр»дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Уенда ике команда катнашты: «Кызыллар» һәм «Зәңгәрләр». Әлеге класстан тыш чара укучыларга татар теленең белемнәрен тикшерергә, фән белән кызыксынуны үстерергә, мөстәкыйльлек, хәтер, игътибар һәм фикерләүне үстерүгә ярдәм итте. Чара барышында балалар кызыксыну һәм активлык күрсәттеләр, биремнәрне тырышып башкардылар. Нәтиҗәдә, 18 смайлик җыеп «Кызыллар» командасы җиңде, һәр командага грамоталар тапшырылды.