Зәй спортчылары каратэ буенча киокусинкай турнирларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

18-19 декабрьдә Казан шәһәрендә киокусинкай буенча ике зур ярыш - Россия беренчелеге һәм «Казан Кремле» Бөтенроссия турниры узды. Россия Федерациясенең 34 регионыннан 900 гә якын спортчы  үз категорияләрендә Россиядә иң яхшы көрәшчеләр титулын яулады. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына Зәй шәһәреннән 23 спортчы, тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар керде. Ярышлар югары спорт дәрәҗәсендә узды, көрәшчеләр  көн дәвамында 5-6 көрәштә катнаштылар. Россия беренчелегенә көчле ярышларда 16-17 яшьлекләр арасында Воробьев Данил көмеш призер булды. «Казан Кремле» Бөтенроссия турнирында да ярышлар киеренке булды. Үз категорияләрендә Камалиева Амелия, Решетов Роман, Хөснетдинов Марат, Вәлишин Айрат, Алиев Алибек, Большеглазов Илья, Подьячев Илья җиңүчеләр булдылар. Комиссаров Алексей, Горшунов Артем көмеш призер булдылар. Бронза медальләрне Хөснетдинова Элина, Агапова Эльвина, Ашрапова Екатерина, Ишмөхәммәтов Әмир, Павлов Даниил, Зеленин Максим яуладылар. Зәй каратэчылары әлеге төп спорт турниры белән 2021 елгы спортны уңышлы яптылар,  спортчыларга һәм тренерларга киләсе елда да яңа җиңүләр телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International