Шәһәр мәдәният йортында «Спорт сәяхәте» уен программасы үткәрелде

2022 елның 11 марты, җомга

10 мартта шәһәр мәдәният йорты фойесында түгәрәкчеләр өчен «спорт сәяхәте» уен программасы булып узды. Аның максаты: актив ял итү һәм мәшгульлекне оештыру, балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Шәһәр мәдәният йортының клуб бүлекчәләрендә катнашучылар коллективны берләштерү,  уен күнекмәләрен һәм команда рухын үстерүгә ярдәм итүче уртак бурычны үтәү өчен хәрәкәтчән уеннарга җәлеп ителде. Балалар флешмобны бик күңелле башкардылар (аңа гимнастика күнегүләре һәм башка спорт элементлары да  кергән), дәртле эстафеталарда көч сынаштылар. Массакүләм уеннар күп кенә уңай эмоцияләрләр белән бергә, җитезлек, ихтыяр көче, чыдамлык, зирәклек кебек физик мөмкинлекләрне һәм күнекмәләрне дә үстерә, иң мөһиме максатка ирешүдә ихтыяр көчен тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International