«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы уздырды. Чарада «Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең әйдәп баручы инспекторы Лилия Рафаилова катнашты. Шөгыль үзәге белгече балаларга һөнәрләр дөньясы турында сөйләде, балалар белән уен формасында һөнәрләр турында әңгәмә үткәрде. Балалар «Навигатум: һөнәрләр калейдоскобы» дигән мультсериал карадылар. Мондый чараларның максаты-баланың хезмәткә һәм һөнәри дөньяга карата эмоциональ-уңай мөнәсәбәтен үстерү, балада төрле һөнәрләр турында күзаллауны формалаштыру. Әлеге чарада 10 бала катнашты. Алар әңгәмә темасы белән кызыксындылар, конкурсларда актив катнаштылар, күп сораулар бирделәр.