"Агростартап" - крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм программасы

2022 елның 11 марты, җомга

«Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» милли проекты кысаларында 2019 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» программасы эшли. Грантлар түбәндәге юнәлешләр буенча бирелә: 24 баштан да ким булмаган сөт фермалары; 50 баштан да артык мөгезле эре терлек симертү фермалары; 150дән дә ким булмаган сарык үрчетү фермалары; савым кәҗәләре 40 тан да ким булмаган күләмдә; ит һәм йомырка юнәлешендәге кош фермалары; 40тан да ким булмаган ат фермалары; товар балыгы җитештерү (үстерү) фермалары; 10 гектардан да ким булмаган бәрәңге үстерү; ачык грунтта 5 гектардан да ким булмаган яшелчә үстерү; ябык грунтта 1000 квадрат метрдан ким булмаган яшелчә үстерү; 100 гектардан ким булмаган бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү; 75 гектардан да ким булмаган күләмдә азык культуралары җитештерү; 75 гектардан да ким булмаган техник культуралар үстерү; 1,3 гектардан да ким булмаган җиләк культуралары үстерү; 2,5 гектардан да ким булмаган җиләк – җимеш культуралары (интенсив бакчалар) үстерү; 6 меңнән дә ким булмаган йорт куяннары үрчетү; гөмбәчелек-1000 м2 чәчүлек мәйданыннан да ким булмаган күләмдә. Ит һәм сөт юнәлешендәге эре мөгезле терлек үрчетү буенча грантлар суммасы 3,0 млн. сумнан артмаган күләмдә (әмма чыгымнар планда күрсәтелгән чыгымнарның 90 проценттан да артмаган күләмдә); КФХ төзү һәм (яки) үстерү проектының башка юнәлешләре буенча 1,5 млн.сумнан артмаган күләмдә (әмма чыгымнар планда күрсәтелгән чыгымнарның 90 проценттан да артмаган күләмдә). Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре., Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет. Гаризалар һәм документлар 2022 елның 14 февраленнән 15 мартына кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International