ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Миләшкәй балалар бакчасы балалары «Макулатура җыябыз» дигән озак сроклы акция өстендә эшләүләрен дәвам итәләр. Өлкәннәр шунда ук бу акциягә кушылдылар һәм кәгазь җыя башладылар.
5 нче мәктәп базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәге эшли. Эшнең төп максаты-укучыларда фән өлкәләре һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча заманча технологик, табигый-фәнни күнекмәләр формалаштыру.

20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген туган якны өйрәнү музеенда шәһәребезнең 370 еллыгына багышланган «Безнең яраткан шәһәр» дип исемләнгән әңгәмә узды. Бу чарада катнашучылар-1 нче мәктәпнең 7 а сыйныф укучылары. Башта «Зәй тарихы буенча очерклар», «Зәй миллионнары» һәм «Зәй энциклопедиясе» китаплары авторы В.С. Малаховның хезмәтләре буенча төзелгән презентация күрсәтелде.
60 ел элек, 1962 елның 19 апрелендә, язгы ташу вакытында Дала Зәе елгасы тыгыла. Нәтиҗәдә, ике көн эчендә Зәй ГРЭСЫ сусаклагычында су күләме тиешле билгегә кадәр җитә. Шулай итеп «Зәй диңгезе» барлыкка килә.
17 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ Киокусинкай буенча балалар фестивале булып узды, анда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән 200 дән артык яшь спортчы катнашты. Зәй шәһәрен тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннарның шәкертләре тәкъдим итте.
“Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесендә 19 апрельдә “Экояз” чаралары кысаларында 8 сыйныф укучылары “Су – яшәү чыганагы” исемле проектларын тәкъдим иттеләр. Бу проектта 5-9 сыйныф укучылары катнашачак.
ЭКОяз кысаларында "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" укучылары «Батарейканы тапшыр – керпене коткар" акциясендә катнашырга булдылар.
Экологик икеайлык буенча эш дәвам итә. "Миләшкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияне җыештырырга чыктылар, анда чүп-чар җыйдылар.
“Экояз-2022” республика акциясе кысаларында Кадер урта гомуми белем мәктәбендә “Мул түтәлләребез” дип исемләнгән экологик акция старт алды.
Бүген Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбендә, экология айлыгы кысаларында, 2-3нче сыйныф укучылары арасында “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән конкурс үткәрелде. Балалар кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International