"Яраткан шәһәребез"

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе
Бүген туган якны өйрәнү музеенда шәһәребезнең 370 еллыгына багышланган «Безнең яраткан шәһәр» дип исемләнгән әңгәмә узды. Бу чарада катнашучылар-1 нче мәктәпнең 7 а сыйныф укучылары. Башта «Зәй тарихы буенча очерклар», «Зәй миллионнары» һәм «Зәй энциклопедиясе» китаплары авторы В.С. Малаховның хезмәтләре буенча төзелгән презентация күрсәтелде. Презентация үз эченә танылган зәйлеләр турында мәгълүматны алды. Укучылар материалны бик яхшы үзләштерделәр. Викторина вакыты җиткәч, чарада катнашучылар, сорауны тыңлап та бетермиче, яхшы җавап бирделәр. Җавапсыз калган бер генә сорау да юк иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International