ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе
«Зәй муниципаль районы территориясендә «Питрау-2022» керәшен халык бәйрәмен үткәрү турында» 2022 елның 27 июнендәге 321 номерлы Башкарма комитет карарын үтәү йөзеннән, 2022 елның 12 июлендә товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен күчмә сәүдә оештырыла.
2 июльдә Мордовия Республикасының Аксенов авылында ХІІ Бөтенроссия авыл Сабантуе узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты, көрәш буенча ярышларда түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр: 2 урын Ибраһимов Җәмил, 3 урын Хантимиров Руслан, 3 урын Рахманов Динар. Тренер Минһаҗев Айрат Рәшит улы.
30 июньнән 2 июльгә кадәр Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча Х Бөтенроссия «Дуслык» турниры булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 3 урын Пушкин Ярослав (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы), 4 урын Кунниев Магомед (тренеры Салихов Рамил Равил улы).
28-30 июнь көннәрендә Нальчик шәһәрендә 11-12 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында «Кавказ балалары» Бөтенроссия ярышлары кысаларында СКФО фестивале булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Гыйльманов Азамат 2 урын, Мөхәммәтгалиева Дана 2 урын, Шәфиева Таңсылу 3 урын, Кандовая Сафия 3 урын, Исакова Виктория 3 урын.

3
июль, 2022 ел
якшәмбе
Хөрмәтле гражданнар! Җылылык челтәренең магистраль торбаүткәргечләрен алмаштырганда бозылган юл катламының асфальт-бетон катламын торгызу буенча эшләр башкару сәбәпле, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 01.07.2002 ел, №108 карары нигезендә, 2022 елның 1 августыннан (8.00дән), 2022 елның 11 августына кадәр (20.00 гә кадәр) Җиңү проспекты, 1/23 йортыннан алып, Җиңү Проспекты, 26 нчы йортына кадәр булган Зәй шәһәренең җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында, транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә.

1
июль, 2022 ел
җомга
Зәй комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Шатлык» бүлекчәсендә өлкәннәр белән эшләүдә инновацион технологияләр - тернәкләндерү ялы дәвам итә.
2009-2010 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча «Күн туп» 2022 елгы республика ярышлары финалында (Бөтенроссия ярышларының II этабы) Зәй шәһәренең «Барс» командасы 3 нче урынны яулады.

30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координацион совет утырышы булды.

Бүген хакимияттә район башлыгы каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координацион Совет утырышы узды.
2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында догазификация программасы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International