Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координацион совет утырышы булды. Утырыш эшендә комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары, район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде, алар буенча Зәй Эчке эшләр бүлеге полиция башлыгы урынбасары Виталий Архипов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева чыгыш ясады. Утырышка йомгак ясап, Координацион совет рәисе районда хокук бозуларны профилактикалау эшен тагында көчәйтүне ассызыклады.