Бәхет - кешеләргә үз җылыңны бүләк итү!

2022 елның 1 июле, җомга

Зәй комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Шатлык» бүлекчәсендә өлкәннәр белән эшләүдә инновацион технологияләр - тернәкләндерү ялы дәвам итә. Инновацион технологияне гамәлгә кертү Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана һәм «Демография» милли проектының социаль пакетына кертелгән социаль-тернәкләндерү чаралары кысаларында гамәлгә ашырыла. Кеше өчен ял итү - ул киеренкелекне бетерү, стрессны төшерү, физик һәм психологик канәгатьләнүне тою, үз мәнфәгатьләрен дуслары һәм якыннары белән бүлешү ысулы. Өлкән кеше яки инвалид өчен ял вакытын оештыру социаль-психологик тернәкләндерү һәм тәрбиянең аерылгысыз өлеше булып тора. Тернәкләндерү ялы олы кешегә яңа тормыш ситуациясенә җайлашырга, буш вакытны тулы һәм нәтиҗәле үткәрергә, эмоциональ киеренкелекне төшерергә мөмкинлек бирә. Социаль хезмәтләрне алучылар арасында «Шатлык» комплекслы үзәгендә яраткан шөгыльләре булган, әмма төрле сәбәпләр аркасында үз хоббиларын ташлаучылар күп. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшкә «реабилитация ялы» инновацион технологиясен кертү белән социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларны яраткан эше белән шөгыльләнүгә актив җәлеп итә башлады. Мавыгулар дөньясы төрле: кемдер үз авылының тарихын җыя, кемдер музыка коралларында уйный, хатын-кызлар кул эшләрен ярата. Яраткан эшең белән шөгыльләнү әбиләрнең һәм бабайларның кәефен күтәрә, аларның үз-үзләрен бәяләвен арттыра, тормышның узганлыгы турындагы фикерләрдән баш тартырга ярдәм итә. Менә Куш-Елга авылында яшәүче Садыйкова Гөлфания Сәгыйровна, тыл хезмәтчәне чигү белән шөгыльләнә. Бу һөнәргә аны әнисе өйрәткән. Гөлфания Сәгыйровна, сугыш чорындагы хатын-кызларның кырда, ындыр, терлек абзарында эшләгәннән соң, кичләрен фронт өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйләүләрен, посылкалар җыюларын эле дә хәтерли. Солдатларга өй турында ничек тә булса искә төшерү өчен, посылкаларга чиккән яулыклар һәм янчыклар салганнар. Менә шул вакытта кечкенә Гөлфәния чигү тегүгә өйрәнә. Гөлфания Сәгыйрованың йорты халык сәнгате музеена охшаган: мендәрләр дә, сөлгеләр дә, тастымаллар да, хәтта пәрдәләр дә бар. Күп кенә эшләрен ул туганнарына һәм дусларына тараткан. Әниләренең иҗатына Гөлфания апаның балалары да соклана. Алар әнисе ясаган бүләкләрне кадерләп саклыйлар. Күптән түгел генә Гөлфәния Сәгыйровна үзенең туксан яшен билгеләп үтте, күз күрүе әллә ни түгел инде дип зарлана, әмма куллары һаман эшләргә тели. Үзенең социаль хезмәткәре Шиһапова Фәнилә белән бергә ул үзенә яңа мавыгу – келәмнәр бәйләү шөгылен тапкан. Алар бергәләп шкафтан, «эрләү» ясарга мөмкин булган әйберләрне табып алганнар. Бу көләч йөзле олы яшьтәге ханым үзенең әйләнә-тирәдәгеләренә күңел җылысын бүләк итә алуына шатлана гына һәм бу аны бәхетле итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International