Бүген хакимияттә район башлыгы каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координацион Совет утырышы узды. Утырыш эшендә Координацион Совет рәисе урынбасары Уразайкин П.С., район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Э.Э., Координацион Совет әгъзалары, территориаль иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни, җирле берләшмәләр җитәкчеләре, мөселман һәм православие дине вәкилләре, район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Утырышта катнашучылар шәһәр һәм район территориясендә миграция вәзгыяте, Кадер авыл җирлеге һәм җирле дини оешмаларының үсеп килүче буынны тәрбияләү, конфессияара тынычлыкны саклау, җирлек территориясендә татулыкны булдыру, Зәй муниципаль районында яшәүче халыкларның милли мәдәниятен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү буенча мәдәният идарәсенең эше, Зәй муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча мөселман дини оешмаларының эше, Зәй муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча 2нче мәктәпнең эше, Зәй муниципаль районы территориясендә «Татмедиа» АҖ филиалының милли тәрбия һәм конфессияара татулык буенча башкарган эшләре турындагы чыгышлары тыңланды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илдар Хәсәнов, Кадер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Людмила Барсукова, район мәдәният идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Анна Бахусова, Зәй-2 бистәсеннән "Билал" мәчете имам- хатибы Илсур хәзрәт Әюпов, 2 нче мәктәп директоры Валентина Данилова, «Зәй офыклары» газетасы баш мөхәррире Энҗе Әгъләмова чыгышлары бик эчтәлекле һәм кызыклы булды, алар төрле матур күренешләр һәм видеосюжетлар белән үрелеп барды. Координацион Совет эшенә рәис урынбасары Петр Уразакин йомгак ясады. Җаваплы хезмәткәрләргә Совет утырышында тикшерелгән мәсьәләләр буенча йөкләмәләр һәм күрсәтмәләр бирелде.