Футбол буенча республика ярышлары финалында Зәйнең«Барс» командасы 3 нче урынны яулады

2022 елның 1 июле, җомга

2009-2010 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча «Күн туп» 2022 елгы республика ярышлары финалында (Бөтенроссия ярышларының II этабы) Зәй шәһәренең «Барс» командасы 3 нче урынны яулады. Тренер Халиков Илшат Рәфкать улы. Финал ярышлары 28 июньнән 30 июньгә кадәр Казан шәһәрендә узды. Аларда Татарстан Республикасының 16 командасы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International