Традицияне дәвам итеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе быел да мәктәп укучылары өчен эчке эшләр бүлегенә экскурсия оештырды.
Ватанны саклаучылар көне шәһәр-районда күптөрле чаралар белән билгеләп үтелде. Аларның иң зур һәм мөһимнәре узган җомгада булды. Район ветераннар советының киңәйтелгән пленум утырышы, Җиңү бульварында Әфганстан һәм башка локаль бәрелешләрдә катнашучылар хөрмәтенә истәлек композициясе ачу тантанасы һ.б. -шундыйлардан.