Яңа программа старт ала

2013 елның 2 марты, шимбә

Район башлыгы Татьяна Воропаева инициативасы белән быел районда барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен "Сәламәтлек витамины" дип аталган муниципаль программа старт ала. Аның кысаларында балаларга бирелүче чәй, компотларны аскорбин кислотасы белән баету һәм график нигезендә йодомарин бирү күздә тотыла. Бу максат өчен инде 1 миллион 700 мең сум күләмендә финанс табылган. Витаминнар белән тәэмин итәчәк оешманы тендер нигезендә ачыклагач, апрель аеннан программа тормышка ашырыла башлаячак дип исәпләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International