Ветеранны хөрмәтләделәр

2013 елның 1 марты, җомга

Иске Зәй бистәсендә дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар – шәһәр җитәкчелегенең дә, мәктәп коллективының да даими игътибар үзәгендә. Бу көннәрдә туган көне уңаеннан Миннемөхәммәт Закиров йортында бер төркем кунаклар булды. Ветеранны шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин котлап, шәһәр Советы депутаты Әнәс Гыйззәтуллин әзерләгән бүләкне тапшырды, мәдәният хезмәткәрләре матур җырларын яңгыратты. Ветеран үзенә күрсәтелгән кадер-хөрмәттән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International