ТРАДИЦИЯЛӘРГӘ ТУГРЫ БЕЗ

2013 елның 1 марты, җомга

Ватанны саклаучылар көне шәһәр-районда күптөрле чаралар белән билгеләп үтелде. Аларның иң зур һәм мөһимнәре узган җомгада булды. Район ветераннар советының киңәйтелгән пленум утырышы, Җиңү бульварында Әфганстан һәм башка локаль бәрелешләрдә катнашучылар хөрмәтенә истәлек композициясе ачу тантанасы һ.б. -шундыйлардан.

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Ветераннар советы пленумы Ватанны саклаучылар көне алдыннан күтәренке рухта, тантаналы төстә үтте. Аңа пленум әгъзаларыннан тыш, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм авыл җирлекләре ветераннар советлары рәисләре, Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, төрле тармакларда тырышып хезмәт куйган хезмәт ветераннары, әфган, чечня сугышларын үткән ир-егетләр, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды.

Пленум эшендә хөрмәтле кунаклар - Татарстан Республикасы ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре ветераннар советы рәисләре Наил Сафин һәм Васыйл Хуҗиәхмәтов катнашты.

Утырыш көн тәртибендә муниципаль районда ветераннар һәм пенсионерларны социаль яклау торышы турында мәсьәлә каралды. Аның буенча шәһәр-район ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин чыгыш ясаса, төп доклад белән социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина чыкты.

Муниципаль районда Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш инвалиды һәм аларга тиңләштерелгәннәр - 99 кеше, 1460 тыл хезмәтчәне, 342 тол, 5544 хезмәт ветераны исәпләнә. Пенсия яшендәгеләр -15077 кеше. Чыгышларда сугыш һәм тыл ветераннары, инвалидлар һәм башка категория гражданнарга закон кысаларында каралган барлык төр эшчәнлек анализланды. Әйтергә кирәк, өлкән буын район җитәкчелегенең даими игътибарын тоеп яши. Ел дәвамында сугыш һәм хезмәт ветераннары, гомумән, пенсионерлар өчен нинди генә чаралар оештырылмый?! Әлеге кай-гыртучанлык республикада да билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International