Авыл яшьләре экскурсиягә йөри

2013 елның 15 феврале, җомга
     Яшьләр идарәсе башлыгы Елена Павлова белдерүенчә, узган елда гына да 156 экскурсия оештырылып, аларга 2652 яшь кеше җәлеп ителгән. Экскурсияләр программаларына музейга, истәлекле урыннарга, спорт учреждениеләренә, ял итү үзәкләренә сәяхәтләр кертелүен исәпкә алсак, бу авыл яшьләренә туган төбәк турында киң мәгълүмат туплау, спорт белән шөгыльләнү, күңел ачу, шәһәрдәге үзгәрешләр белән танышу мөмкинлеге бирә. Чираттагы экскурсия барышында да сәвәләйлеләр шәһәрдә күп кенә урыннарда булды. Яшьләр идарәсеннән махсус җибәрелгән автобус аларны дәресләрдән соң иң элек “Яшьлек” боз сараена алып килде. Авыллардан килгән төркемнәр өчен гадәттә көндезге сәгать12 дән 1 гә кадәр вакыт бирелә. Биредә беренче генә мәртәбә тимераякка басучыларны хезмәткәрләр күзәтеп, ярдәм итеп тора, бозда шуу күңелле булсын өчен дәртле музыка куела. Остараклар хәтта бии-бии шуа, ә куркып кына хәрәкәт итүчеләргә тимер тотынгычлар тәкъдим ителә.
Сәвәләй укучылары боз сараеннан соң “Туган як тарихын өйрәнү” музеена, боулинг-клубка, шәһәрнең истәлекле урыннарына сәяхәт кылды. Күптөрле мавыгулардан соң “Синьор-помидор” кафесында тамак ялгадылар.
Ә яшьләр идарәсе агымдагы елда бюроның эшчәнлеген тагын да җанландыру максатында авыл яшьләре төркемнәре өчен “Татарстан Республикасының мәдәни мираслары: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжский утравы” исеме астында яңа төрле сәяхәтләр оештырырга планлаштыра. Моннан тыш, “2014-2016 елларга Зәй районында авыл туризмын үстерү” программасы проекты да эшләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International