Акция узды

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Зәй шәһәре “Энергетик” Мәдәният сарае каршында узган шимбәдә район башлыгы инициативасы белән “Сәламәтлегеңне сакла” дип аталган акция үтте. Үзәк дәваханә табиблары Резеда Вәлиуллина белән Рушания Гыйльмуллина халыкны сәламәтлеккә кагылышлы сораулары белән ачык һавада кабул итте. Ә шәфкать туташлары теләгән кешеләрнең авырлыгын, буен үлчәп, авырлык индексын чыгарырга ярдәм итте. Шулай ук биредә кан, күз басымын үлчәтергә, шикәр күләмен белергә дә мөмкин иде. Соңгы елларда кешеләрдә иң күп таралган авырулар йөрәк өянәге, шикәр чире, алардан дәвалану ысуллары турында кыскача лекцияләр укылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International