Зәй урамнары яктыра

2013 елның 26 августы, дүшәмбе

Җәйге көннәр көзгә авыша барган саен кичләрен караңгы иртәрәк төшә башлый. Бу исә үз чиратында урамнарның махсус яктыртылуына ихтыяҗны арттыра. Шуны күздә тотып, бу көннәрдә шәһәр урамнарындагы көчсезләнгән яктырткычларны яңага алыштыру, өстәмә баганалар куеп, лампалар урнаштыру эше бара.

– Шәһәр урамнарын якты, кешеләр өчен уңайлы итү максатында “Төзекләндерү” программасы буенча яктырту эш-ләренә җирле бюджеттан 3 миллион сумнан артык акча бүленде. Быел без күпкатлы йортларда яшәүчеләр соравы буенча, ишегалларын, балалар мәйданчыкларын якты итүне дә күздә тотабыз, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов.

Шәһәрдә шундый 6 урында ишегалларын яктырту өчен баганалар утырту, заманча яктырткычлар урнаштыру эше бара. Алар – Гагарин урамының 53а, 55, Казан урамының 4, 4а, Ленин урамының 32, 34, 36, Төзүчеләр урамының 5нче йортлары ишегаллары. Бу, беренчедән, кичен яки төнге сменадан эштән кайтучылар өчен уңайлы шартлар тудыру булса, икенчедән, яшүсмерләргә кичләрен мәйданчыклар турникларында шөгыльләнү мөмкинлеге, өченчедән, аулак урыннарда, караңгы почмакларда кылынучы начар гамәлләрне профилактикалау чарасы да. Мәсәлән, Гагарин урамында ишегалдын яктырту эше башлануны бу йортларда яшәүчеләр аеруча шатланып кабул итте. Чөнки аулак, караңгы подъездлар төбенә, кичен яшьләр җыелып, сыра эчеп, көнбагыш чиртеп, йорт янын чүпләүләреннән кешеләр аптырашта иде. Хәзер якты лампалар астына җыелудан чикләнерләр дигән өмет бар.

Моннан тыш, шәһәр урамнарында да искергән яктырткычлар алыштырыла, яктылык җитеп бетмәгән урыннарга яңа баганалар утыртып, лампалар кую каралган. Барлыгы заманча 265 данә лампочка шәһәр урамнарын көзге караңгылыктан коткарачак. Бу эшне “Управдом” оешмасы тиз көннәрдә башкарып чыгуны планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International