Хокук дәресе

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
“Хокук белеме” мәктәбе эшчәнлеге кысаларында “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен чираттагы хокук дәресе үткәрелде. Анда юрист-консультант Надежда Попова торакны хосусыйлаштыру тәртибенә кагылышлы законнар белән таныштырды. Өлкәннәр, физик мөмкинлеге чикләнгәннәр бу мәсьәләдә килеп туган четерекле хәлләрдән чыгу юллары турында белеште, бәхәсле сорауларны чишүдә кирәкле мәгълүмат алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International