Горурлык кичерде

2013 елның 30 ноябре, шимбә
Район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан «Барысы өчен сиңа рәхмәтле мин» дип исемләнгән зур концерт күрсәтелде. Концертта «ЮНИТИ» хореография студиясе, 1нче мәктәп укучылары, «Каенкай» бакчасы балалары, «Мирас» ансамбле һ.б. катнашты.
Залдагы һәр әни үз баласының сәхнәдән үзенә багышлап чыгыш ясавын карап, сөенеп тә, горурланып та утырды. Залда җылы атмосфера, ягымлы караш тантана итте. Сәгать ярымлык концертның узганын тамашачы сизмәде дә. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Аеруча Әлфия Кондрабаеваның җырларын, кечкенәләрнең әниләр турындагы шигырьләрен тамашачы хәйран калып тыңлады, «ЮНИТИ» биючеләре йөрәкләрне җилкендерерлек итеп биеде. Тамашачылар концертны оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтеп, мондый чараларның алга таба да оештырылуын теләп таралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International