Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Дуслык белән көчле без
2013 елның 30 ноябре, шимбә
Зәйдә 27 милләт вәкиле яши. Төрле милләт вәкилләре арасында үзара тыныч-тату мөнәсәбәт булдыра алу, аңлашып яшәүгә ирешү, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү – Зәебезнең зур казанышы. Гомумән, халыклар дуслыгын ныгыту, бер-берсенә хөрмәтле итеп тәрбияләү – көн кадагындагы мәсьәлә.
“Энергетик” Мәдәният сарае җитәкчелеге ветераннар өчен Шәфкатьлелек елы уңаеннан “Шәһәрләр туганлыгы” интернациональ ял кичәсе оештырды. Кичә ветераннарның “Күңелебез һаман яшь” V фестивале буларак узды. Аңа “Сәвәләй” керәшен, “Русская душа” рус фольклор ансамбльләре, “Зәй тавышы” ветераннар хоры, Чаллы шәһәреннән “Дивоцвит” казаклар ансамбле чакырылды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән керәшен, рус, казак ансамбльләре, “Энергетик” сарае үзешчәннәре чыгышларында дуслык-татулык, бербөтен булып аңлашып яшәү кирәклеге кызыл җеп булып сузылып барды. Кыскасы, чыгышларда телләр төрле булса да, теләкләр бер. Араларында “Русская душа”, “Сәвәләй” ансамбльләре – иң өлкәне. Иң яше – “Зәй тавышы” хоры. Бу коллектив репертуарында әлегә рус җырлары гына, алга таба татар җырларын да башкарырга исәп, ди Румия Забирова. Украин, рус җырларын башкаручы “Дивоцвит” казак ансамбле 2008 елда оешкан. Әлеге ансамбльгә төрле милләт вәкилләре тартылган. Ансамбль репертуарын башка милләт җырлары белән дә баетырга исәпли.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды
2026 елның 1 маеннан "Бергә коррупциягә каршы!" - 2026 Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.
14
май, 2026 ел
Район башлыгы шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә булды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз