Иң күп бала Аксар җирлегендә туган

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган ел район-шәһәрдә 666 бала дөньяга килгән. Бу күрсәткеч, 2012 ел белән чагыштырганда, 34кә кимрәк. Туучылар арасында кыз балалар күпчелекне тәшкил итә: алар - 344. Авыл җирлекләренә килгәндә, иң күп бала Аксар җирлегендә туган (7). Бохарай һәм Чыбыклы җирлекләрендә - 6шар. Дөнья белән алыш-биреш ясаучылар туучылардан күбрәк. Авылларда бу күрсәткеч -203, Зәйдә - 569. Узган ел 377 пар гаилә корган. Иң күп туйлар гадәттәгечә август аена туры килә. Май аенда гаилә кору очраклары - 9.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International