Зәй - дуслык күпере

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
23 гыйнвар көнендә туган як тарихын өйрәнү музеенда Мәдәният елы уңаеннан ТР Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлеге әгъзалары - әйдәүче рәссамнар эшләреннән төбәкара "Дуслык күпере" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Әлеге масштабта күргәзмә оештырылу - районда беренче мәртәбә. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорский, Зәйдән дүрт дистәгә якын рәссам, декоратив-гамәли сәнгать остасы катнашты, аралашты, тәҗрибә уртаклашты. Күргәзмәне ачуда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин катнашты. "Дуслык күпере" күргәзмәсе 1 мартка кадәр эшләячәк. Зәйлеләр дуслыкка дан җырлаучы әлеге күргәзмә белән танышмый калмаслар, шәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International