Игелекле гамәл

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда яшьләр эшләре идарәсе белгечләре “Игелекле куллар” дип исемләнгән акция үткәрде. Ул тумыштан церебраль паралич диагнозы куелган Данис Латыйповка ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Акция барышында мәйданнан үтүчеләргә махсус ясалган магнитлы сувенирлар сатылды. Сувенирлар сатудан җыелган акча Латыйповлар гаиләсенә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International