ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
21 нче апрельдән 26нчы апрельгә кадәр Зәй муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт группасы комиссиясе эшли башлады. Комиссия составында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс Министрлыгы казначейлык департаменты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек Министрлыгы вәкилләре һәм башкалар бар.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
«Язгы игелек атнасы» кысаларында, Сәвәләй авылы җирлегенең «Яшьлек» балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ялгыз пенсионерларга, хезмәт ветераннарына (кар чәчүдә, ишек алларын җыештыруда) ярдәм күрсәттеләр. Атна дәвамында балалар йортларга кереп ялгыз пенсионерларга үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Акция кысаларында алар авыл юлларын җыештырдылар.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 7 апрелендә “”Язгы игелек атнасы” кысаларында ,Зәй” балалар һәм яшьүсмерләр ат спорты мәктәбе базасында “Кызыл башлык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәрелде. Бу экскурсия вакытында балалар атлар турында күп мәгълүмәт алдылар, ә бу исә балаларда атларга карата тагын да зур кызыксыну уятты.
2014 елның 10 апрелендә Энергетиклар мәдәният йортының спорт залында «Язгы игелек атнасы» республика акциясе кысаларында, «Күңелле эстафеталар» үтте. «Лыжник» балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе һәм 8 нче төр коррекцион мәктәбенең «Олимп» Һәм «Факел» командалары ярышты. Эстафета нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Ярышта катнашучыларга Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик сәламәтләндерү, спорт һәм туризм идарәсенең мактау кәгазьләре һәм призлары тапшырылды.
Энергетиклар мәдәният йорты мәйданында «Язгы игелек атнасын» ачу булды. Яшьләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, игелек кылу атнасында катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта бара.

11
апрель, 2014 ел
җомга
4 апрельдә Зәй шәһәренең Энергетиклар мәдәният клубы мәйданында Иске Маврин һәм Сәвәләй авыл җирлекләренең концертлары булып үтте.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
«Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә , 2014 елның 6 нчы апрелендә Аксар,Чыбыклы һәм Кадер авылы җирлекләре һәм агрофирма бүлекчәләре командалары арасында волейбол буенча район беренчелегенә зона ярышлар узды. Барлыгы 14 авыл җирлеге командасы катнашты.
2014 елның 5-6 нчы апрелендә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда тимер аякта шуу буенча район беренчелегенә “Язгы тамчы” фигуралы шуу ярышларын ачу тантанасы булды. Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Кукмара, Зеленодольск,Баулы,Минзәлә, Мамадыш, Чистай, Зәй шәһәрләреннән барлыгы 100 ләп спортчы катнашты.
«Кече Ватаным» елы кысаларында, 2014 елның 4 нче апрелендә Югары Пәнәче авылында спорт мастерлары Исмәгыйл Ибраһим улы Баязитов һәм Василий Порфирьевич Николаев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ярышлар узды.
4-5 апрельдә Чистай шәһәрендә узган Татарстан Республикасы беренчелегенә каратэ белән шөгыльләнә башлаучылар арасында узган ярышларда 30 кг. кадәрле үлчәүдә Селиверстов Валерий җиңүче булды, 40 кг. кадәрле үлчәүдә Отакулов Эмил икенче урынны, 75 кг. кадәрле үлчәүдә Селиверстов Александр өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International