Зәй яшьләре һәйкәлләрне барлый

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
. Өченче Бөгелдедә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне караудан башланган акция ук истәлекле урыннарны барлап Иске һәм Яңа Тәкмәк, Түбән Лоҗы авыллары аша үтте. Һәр һәйкәлгә чәчәкләр салынды, һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
- Безнең буын өчен тарихыбыз битләрен менә шулай барлау, ата-бабаларыбыз рухын хөрмәтләү бик мөһим. Алга таба да районның истәлекле урыннарын, һәйкәлләрен оныттырмаска исәбебез, - ди идарәнең студотряд җитәкчесе Артур Камалюков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International