Зәйдә депутатлар иминлек мәсьәләсенә басым ясый

2015 елның 11 апреле, шимбә
Оператив хәл буенча чыгыш ясаган эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев гомумән алганда район территориясендә төрле хокук бозуларның 2014 елда 2013 елга карата кимүгә баруын ассызыклады, бу тенденциянең агымдагы елда да саклануын әйтте. Ә янгын куркынычсызлыгына килгәндә, районда халык күпләп җыела торган 92 объект булуы исәпләнгән. Шулар арасыннан инде үзәк базар бинасында янгын куркынычсызлыгын үтәү таләпләре тикшерелгән,кайбер төгәлсезлекләр ачыкланып, җаваплы затларга аларны тиз арада төзәтү буенча предписаниеләр бирелгән. Алга таба халык күп була торган урыннарны тикшерү дәвам итәчәк. Депутатлар әлеге мәсьәләгә аеруча игътибарлы булу кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International