“Зәй-Су каналы” ҖЧШ ветераннарын хөрмәтләде

2015 елның 10 апреле, җомга
- Өлкән буын кешеләренә, ветераннарыбызга бүгенге көндә иң мөһиме - чын күңелдән аралашу. Аларның безгә әйтеп калдырыр сүзләре дә, киңәшләре дә, тарихи вакыйгаларның шаһиты булган мизгелләре дә бихисап. Шуңа да без ветераннарыбызны өйләренә барып котлап, юбилей медальләрен, үзебезнең бүләкләрне тапшырып, алар белән иркенләп аралашуны хуп күрдек, - ди предприятие җитәкчесе Наил Муллин.
Үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килгән Василий Михайлов һәм Дмитрий Галяминский кайчандыр үзләре хезмәт куйган су каналы оешмасы коллективының хөрмәтләвенә, бәйрәм мизгеле оештыруларына бик шат булуларын әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International