Мәкерле тынычлык атомы

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Туган якны өйрәнү музеенда “Мәкерле тынычлык атомы” – дип исемләнгән тематик кичә булды. Анда Чернобыль катастрофасында катнашкан якташларыбыз да катнашты. Ветераннар үз күзләре белән күргән котычкыч хәлне катнашучыларга җиткерделәр. Ә күбесе әлеге урыннан исән-сау кайта алмадылар.74 Чернобыльчедән 26 сы вафат. Әйе атом элетр станцияләре илебез өчен бик тә кирәкле объект. Электр энергиясе кирәк. Ләкин ул куркынычсыз булырга тиеш. Кеше тормышы бер генә. Шуңа күрә булган хәлләрдән кирәкле нәтиҗә ясарга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International