Тукай васыяте

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Шүрәле үз батырыннан калмыйча тамашага килүчеләрне көлдерә, аларга үзенең бармаклары белән мактана, кайберәүләрне чеметеп ала. Су анасы алтын тарагы белән мактана, аның белән озын чәчләрен тарый һәм аны югалта. Тамашачылар аны эзлиләр һәм табып бирәләр. Шунда ук Акбай йөри, ул да үзенә күрә әкият геройларыннан калышмый – һәрбер тамашачы белән уртак тел таба. Гомумән Бөек Тукаебызның әсәрләре бик тә халыкчан һәм балаларга да, олыларга да аңлаешлы. Әкият геройлары аша һәркем үзенең тойгылары белән уртаклаша, тел һәм әдәбиятка мәхәббәт хисләре уяна.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International