ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казан шәһәренең “Олимп” стадионында медицина хезмәткәрләре спартакидасының финал этабы булып узды. Медиклар спортның җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, йөзү, аркан тартышу, һәм шахмат төрләре буенча көч сынаштылар.
Шәһәребезнең 1 мәктәбе “Мәктәп эко-патруле” республика бәйгесендә катнашып җиңүче булды. Татарстанның 8 мәктәбе арасында ул “Иң актив мәктәп” номинациясендә беренче урынны алды.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Зәй районы Югары Лоҗы авылы эшмәкәре Илшат Хәбибуллин узган ел чәчүлек мәйданнарына борай чәчә башлаган иде. Шунысы игътибарга лаек, шәһәрдә узган ярминкәләрдә борайга сорау зур булды. Эшмәкәр агымдагы елда борай утырту мәйданын тагын да арттыра төште.
Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, “Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү” конкурсына йомгак ясалган. Анда районнан 3 кеше катнашкан. Конкурс җиңүчесе – Рафил Зиннәтов. Ул мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнергә уйлый.
1 июнь көнне “Сәлмәтлек мәктәбе” спорт мәйданында авыл мәктәпләре укучылары арасында балаларны саклау көненә багышланган спорт ярышлары булып үтте. Программага: яшүсмерләр өчен мини футбол, кызлар өчен стритбол төрләре керде.
Балаларны яклау көне белән котлаулар “Энергетик” мәдәният сарае мәйданыныда кич белән дәвам итте. Анда башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов үткән уку елында иң яхшы күсәткечләргә ирешкән укучыларга Ринат Фәрдиев исемендәге премияләрне тапшырды.

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
1 июнь көнне агрофирма директорлары һәм терлекчеләр район башкарма комитеты җитәкчесе катнашында май аена 24 форма буенча хисап тоттылар. Үткән ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек саны 36 башка арткан һәм 18436 баш тәшкил итә.
“Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеге башлану уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда балаларны лагерьларда, җәйге каникулда имин йөрергә өндәп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова чыгыш ясады. Мәйданда балалар өчен кызыклы тамашалар, уеннар оештырылды.
1 июнь көнне шәһәр мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта музыка яңгырап торды. Ул балалар көне уңаеннан җыелган нәни дусларга көч һәм дәрт биреп торды. “Барлык җир шарында күңелле халык – балалар яши” – дип исемләнгән чарага балаларны чараны алып баручылар каршы алды һәм котлады.
Зәйнең спорт объктлары 30 май көнне республиканың 6 районыннан килгән мөселман яшьләре карамагында иде. Анда 5 төрле спорт ярышларында 100 дән артык мөселман яшьләре үзләренең көчләрен сынадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International