Балаларны саклау көненә багышланган спорт уеннары

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Программага: яшүсмерләр өчен мини футбол, кызлар өчен стритбол төрләре керде. Ярышларда Кадер, Бигеш, Чыбыклы, Аксар, Түбән Биш, Югары Пәнәче, Сәвәләй, Бохарай, Шепкә, Сармашбаш мәктәпләренең 5-8 һәм 10 сыйныф кызлары һәм егетләре катнашты.
Стритбол буенча ярышларда Кадер мәктәбе беренче, Бигеш – 2нче, Чыбыклы 3нче булды.
Мини-футбол ярышларында – 1 урын Кадер мәктәбендә, 2нче- Бигеш, 3нче- Аксар командалары булды.
Команда беренчелеге буенча: 1нче-Кадер мәктәбе, икенче- Бигеш, өченче-Чыбыклы мәктәпләре.
Җиңүче командалар һәм призерлар физкулҗтура һәм спорт идарәсе мактау кәгазьләренә һәм медальләргә лаек булдылар, барлык уенчылар да тәмле ризыклардан авыз иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International