ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, халыкара балаларны саклау көнне, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Галиевич Кәримов балалар бакчасына уенчыклар алу өчен сертификатлар тапшырды. Сертификат бәясе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр санына карап билгеләнгән.
Зәйдә үзәктән еракта урнашкан шәһәр бистәләрендә кичке Сабантуйлар үткәрү традициясе яши. Аларны зәйлеләр көтеп ала. Кичке Сабантуйлар районныкы алдыннан көрәшчеләр өчен үзенә күрә бер чирканчык алу да булып тора.
республика чарасында катнаша
Бүген Зәйнең “Азаль” балалар хореография ансамбле республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан узачак тантанада катнаша. Әлеге иҗат төркеме быелгы “Йолдызлык” телевизион фестивалендә супер финалда үз номинациясендә җиңүче булган иде.
Зәйдә торак пунктларның төзеклеген тәэмин итү, социаль-мәдәни объектларның, спорт, балалар мәйданчыкларының техник торышын саклау максатында хакимият “Районның иң төзек торак пункты” конкурсы игълан итте. Конкурска йомгак ясаганда комиссия авылдагы яшеллек, чәчәкләргә, урам-юллар челтәренә, уен мәйданчыкларының төзеклегенә, чүплекләргә игътибар итәчәк.
Сезне 6 июньдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына район Сабантуена чакырабыз.
Программада:
Люция Кадырова – үз эшенең остасы, өлгер хезмәткәр һәм шәһәрдә виолончель сәнгатен оештыручы. Ул музыка мәктәбенә 30 ел гомерен биргән, әле алда яңа үрләр тора. Туган көнендә Люция Павловна турында коллегалары бик җылы сүзләр һәм теләкләрен беледерделәр.
Зәй егете Роман Главатских сценариясе буенча Мәскәүдә россия йолдызлары катнашында триллер куелачак. Роман үз сценариясен киноматографистлар сайтына куя. Яшь режиссер Сергей Знаменский аны күреп ала һәм бик ошата. Кино төшерүдә Максим Матвеев, Михаил Горевой, Марина Александрова, Константин Крюков, Юлия Васильева кебек актерлар катнашачак.
100 яшьлек, Зәй шәһәрендә яшәүче Антонина Михайловна Чижова юбилеен билгеләп үтте. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, ул исән-сау, үзен яхшы хис итә. Юбилей уңаеннан ул туганнарыннан, якыннарыннан һәм кунаклардан котлаулар кабул итте.

30
май, 2015 ел
шимбә
Бүген Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә мөселман яшьләре республика спартакиадасының төбәк ярышлары үтә. Анда катнашу өчен якын-тирә 8 районнан командалар килде.

29
май, 2015 ел
җомга
Өч көн элек “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Әлеге уңайдан биредә басуда “Агрокөч-төркем” ЯАҖ терлек азыгы әзерләү буенча семинар оештырды. Анда Азнакай, Сарман, Зәй агрофирмалары җитәкчеләре, зообелгечләр, хисапчылар, икътисадчылар, терлек азыгы әзерләү буенча җаваплы белгечләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International