Үткән ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек саны 36 башка арткан һәм 18436 баш тәшкил итә. Тулаем савым 7% ка күбрәк – 2280 тонна, ә үткән елны 2127 тонна булган. Республика буенча район 20 урында. Көнлек савым ай башыннан 4,5 тоннага арткан. Ай буенча 544 баш бозау алынган, ул үткән ел белән чагыштырганда 9% ка күбрәк. Ел башыннан эре мөгезле терлек артымы 4% ка арткан. Үлем-китем 26% кимегән, ул 2014 елның маенда 34 баш булса, быелгысы елның маенда 25 баш булган.