ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов катнаштып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә районда 104 социаль хезмәткәр исәпләнә. Соңгы алты елда район социаль яклау идарәсе башлыгы булып үз эшенең остасы Эльмира Хуҗина эшли.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева үзәк китапханәдә халыкны шәхси сораулары буенча кабул итә. Үзләрен борчыган проблемалар белән килүчеләрнең күпчелеге - өлкән яшьтәге кешеләр. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча нигездә район җирлегендә тиз арада чара күрү мөһимлеген истә тотып, очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, бүлек башлыклары, җитәкчеләр дә катнашты.
Май аена хисап тотканда терлекчелек хезмәткәрләре алдына сөтнең тулаем савымын 7 % ка арттырырга дигән бурыч куелган иде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә бу бурычны үтәү өчен тырышып эшләргә кирәк.
8 июнь көнне яшләр бергә җыелышып велосипедта йөгерү оештырдылар. 15 кешедән торган әлеге йөгерү иске Зәйнең яшьләр үзәгеннән башланып китте. Яшьләр алдан әзерләнгән маршрут белән Зәйнең төрле матур, тарихи урыннарын үттеләр һәм кайдан старт алган булсалар шунда кайттылар. Барлыгы 10 км. ара үттеләр.
10 июньдә үзәк китапханәдә татар гимназиясе каршында оештырылган мәктәп яны “Кояшкай” балалар лагеренда ял итүчеләр язучы Мәрзия Фәйзуллинаның 85 яшьлегенә багышланган кичәгә килделәр.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең гражданнар аша шәһәр һәм район мәнфәгатен яклауда актив катнашуларын тәэмин итү өчен Зәй муниципаль районында “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика бәйгесенең муниципаль этабы игълан ителә.
Зәй районы басуларында чәчүлекләрне чүп үләннәре һәм корткычларга каршы эшкәртү тулы күәттә алып барыла. Кырларда көн саен 35 сиптергеч агрегаты эшли. Шикәр чөгендере мәйданнары инде өченче мәртәбә эшкәртелә. Берничә көн элек крестьян (фермер) хуҗалыклары чәчәлекләрен чүп үләннәргә каршы эшкәртү өчен Актаныш районыннан “Туман” агрегаты китерелде.
Районда пар җирләрен эшкәртү дәвам итә. Барлыгы 1700 гектар эшкәртелмәгән ңирләр исәпкә алынган. Хәзерге вакытта Мирный бистәсе янындагы 230 гектарлы мәйданда эш алып барыла. “Нива” хуҗалыгында (900гектар) һәм Федоровка авылы янындагы 900 гектар мәйданда да эш алып бару көтелә.
8 июньдә шәһәр мәдәният йорты каршындагы балалар лагерында бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның “Сказка ложь, да в ней намек” хикәясе буенча төзелгән медиа – викторина уздырдылар. Ул шагыйрьнең 216 яшь тулган көненә багышланган иде.
Зәй үзәк китапханәсендә фермерлар көненә багышланган яңа китап күргәзмәсе ачыды. 10 июньдә фермерлар үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Шуңа күрә тематик күргәзмәдә яңа китаплар һәм кулланмалар тәкъдим ителә. Китаплар арасында “Фермерның өйдәге кулланмасы” дигән китап та урын алган. Әлеге китаптан бик күп файдалы киңәшләр алып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International