Зәйдә депутат халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Шәхси сорауларның кайберләренә тукталып үтсәк, алар хезмәт ветеранына каралган санаторийларга ташламалы юлламалар, сәламәтлек буенча проблемалар һ.б.га кагыла. Ә менә өлкән яшьтәге бер пенсионер ханым Зәй елгасы буендагы бакчалардан чыккан чүп-чарны кешеләрнең Зәй елгасына китереп ташлавын, “Ялта-Зәй”нең каршы як яры инде чүп өеменә батуын сызланып сөйләде. Ханым бирегә бакча чүпләре өчен контейнерлар кую, шимбә-якшәмбедә теләсә кем килеп чүпләмәсен өчен шлагбаумнар урнаштыру мөһимлеген ассызыклады.
Ә икенче бер шәһәрдәшебез пенсия яшендәге ир-ат туганнарына Үзбәкстанга баруын, кайтканда поезддан аны әлеге ил законнарын бозасың дип төшерүләрен, бер тәүлек тоткарлауларын, аннан соң яңадан кайтырга билет алырга кушуларын сөйләде. Үзбәкстанда аның кулланылмаган билеты өчен махсус билге салынган, хәзер ул шул билет бәясен кайтаруны сорап күп җирләргә мөрәҗәгать итсә дә, аңа уңай җавап бирүче булмаган, ир-ат депутаттан мәсьәләне хәл итәргә ярдәм сорый.
Тагын бер мөрәҗәгать итүче ханым Иске Зәй бистәсендә күршесе белән икесе арасындагы ызанның дөрес документлаштырылмавы нәтиҗәсендә хәзер проблема килеп чыгуына борчылуын белдерде. Әлеге һәм башка мәсьәләләрне чишүдә Татьяна Воропаева һәм Разиф Кәримов бергәләп чаралар күрергә, хәл итү уйларын эзләргә вәгъдә иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International