ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга
31 июльгә район буенча 10800 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 27 процентын тәшкил итә. 29200 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Уңыш бер гектардан 27 центнер тәшкил итә. Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды. ТР грек-рим көрәше федерациясе президенты буларак, Әгъзам Саматович шәһәр-районда спортның әлеге төренең торышы белән дә кызыксынды: “Сәламәтлек мәктәбе”ндә ул көрәшнең төрле төрләре буенча эшчәнлек алып баручы тренерлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та катнашты
Кичә Зәйдә республикада билгеле тимер юл кичүен заманча төзекләндерү белән бәйле эре проектка кагылган киңәшмә үтте. Анда зур төзелеш эшенең проекты, эш башлангач килеп туачак мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.
Бүген Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Үзара әңгәмәдә сүз агымдагы ярты елда районның икътисади-социаль үсеше, эре проектларның тормышка ашырылышы, халыкның яшәү шартларын яхшырту уңаеннан күрелүче чаралар турында барды

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районда урып –җыю кызу темплар белән алып барыла. 30 июльгә барлык мәйданның 26 проценты суктырып алынган. 27,9 мең тонна ашлык суктырып алынган, уңыш һәр гектардан 27, 2 центнер тәшкил итә.
15 июльдән шәһәребезнең боз сарае спорт мәйданчыгында яшьләр командалары арасында шәһәр беренчелегенә ярышлар үткәрелә. Ярышларда 12 команда катнаша.
Зәйлеләр терлек азыгы әзерләүгә дә игътибарны киметми. Бүгенге көнгә сенаж - 55600, печән - 10100, салам 3500 тонна әзерләнгән. Салам әзерләүчеләр комбайннар артыннан ук махсус тракторлар белән сыйфатлы килеш аны пресслап бара.
30 июльдә шәһәр мәдәният йортында “Сугышка юк!” – дигән темага рәсем күргәзмәсе үтте. Чараның максаты – иҗат активлыгын арттыру һәм патриотик хистә тәрбияләү. Чара барышында алып баручы балаларга хәзерге тормышның рәхәтлеге турында, әлеге тормышны төзүдә әби-бабайларның өлеше, аларның батылыгы турында онытмауның әһәмиятен сөйләде.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко Зәйдә булды. Бу очраклы түгел, быелның апрелендә Зәйдә булачак чаңгы һәм биатлон региональ үзәге проекты аның катнашында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиковка презентацияләнгән иде.
Районыбыз басу-кырларында яңа уңыш өчен көнне-төнне ялгап хезмәт тире түгү дәвам итә. Районыбыз механизаторлары һәр көнне урып –җыю темпларын арттыра бара. 29 июльгә район буенча бөртекле культуралар 8300 гектарда җыеп алынган, бу барлык мәйданның 21 процентын тәшкил итә. 22900 тонна икмәк суктырылган, уңыш һәр гектардан 27,7 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International