Виталий Мутко Зәйгә килде

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Башкалабыз Казанда баручы Дөнья чемпионаты чараларында катнашучы министр бүген Зәйгә килергә вакыт тапты. Ул “Ялта-Зәй” спорт үзәге эшчәнлеге белән танышты, Федот авылы янындагы “Изге тау” биатлон үзәге урнашачак урынны вертолеттан карап күзәтте.
“Ялта-Зәй”дә Виталий Мутко “Татстройпроект” ҖЧШ эшләгән чаңгы һәм биатлон үзәге проекты белән тагын бер мәртәбә танышты, чаңгы үзәге базасын карады, биредә ял итүче балалар һәм тренерлар белән аралашты.
Виталий Мутконы Зәй җирендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов, ТР спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов озатып йөрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International