ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Зәйдә 2015-2016 еллар көзге-кышкы чорына әзерлек йөзеннән җылылык челтәрендә төзекләндерү эшләрен ГРЭС алып бара. Бүгенге көнгә предприятие көче белән Казан урамында 400 метр арада яңа торбалар салынып, аның өске өлешен тәшкил иткән 784 квадрат метр мәйдан төзекләндерелде.

25
июль, 2015 ел
шимбә
Берничә сәгать элек кенә "Татнефть-Арена" боз сараенда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылды. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FINA Президенты Хулио Маглионе да катнаштылар.
25 июльгә районда 3650 гектарда көзге культуралар суктырылды, 10126 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Бу барлык мәйданның 9,1 проценты . Әлегә уңыш һәр гектардан 27,7 центнер тәшкил итә. Икмәк кабул итү үзәкләренә 4500 тонна ашлык тапшырылды.

24
июль, 2015 ел
җомга
24 июль көнне С.Рафиков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре үзәк район хастаханәсендә булып “Сугыш һәм музыка” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.Чарада катнашучылар сугыш чорындагы шагырьләр һәм композиторларның иҗаты белән таныштылар.
Урып-җыю эшләре белән бер рәттән районыбыз хуҗалыкларында көзге культураларны чәчү өчен җир мәйданнары әзерләнә. Бүгенгесе көнгә 14500 гектар җир әзерләнгән. Шулай ук сидераль пар җирләре эшкәртелә. Район хуҗалыкларында люцерна чәчү тәмамланды.
Бүген Казанда Россиядә беренче тапкыр Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты ачыла. "Kazan-Arena" стадионында чемпионат ачылышына багышланган шоу-тамаша «Пилигрим» дип атала. Аңа республиканың 200гә якын артисты: вокалчылар, цирк, балет, синхрон йөзүдә танылган затлар җәлеп ителгән
Соңгы 5 елда әлеге программа нигезендә үзләренең яшәү шартларын 22 яшь гаилә яхшыртты. Социаль ипотека программасы буенча 272 фатирлы 2 йорт төзелде, хәзерге вакытта тагын 35 фатирлы йортның проекты әзер.
22 июль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә данлыклы бард –башкаручы Владимир Высоцкий иҗатына багышланган “Мин аз яшәдем, мин күп нәрсәгә өлгердем” дигән кичә үткәрделәр.

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Үзәк китапханәнең “Әдәби йорт” яшәү урынында үткәрелә торган бәйрәм кыссаларында чираттагы кичә булды. Ул 22 июль көнне 18 сәгатьтә Рафиков урамында яшәүчеләр өчен үткәрелде, чөнки әлеге урам якташыбыз һәм күренекле язучы Сөббух ага Рафиков исемен йөретә.
22 июльдә шәһәр мәдәният йортындагы клуб каршында эшләп килүче лагерьга йөрүче яшүсмерләр һәм балалар өчен Легендар композитор Алесандра Пахмутова иҗатына багышланган “Барлык тормыш җырда” исемле музыкаль сәгать үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International