Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлының район территориясеннән үтүче тимер юл кичүе проекты буенча киңәшмә узды

2015 елның 31 июле, җомга
- Без республика Президенты тәкъдиме буенча Алнаш-Бөгелмә тимер юлының Зәйдәге тимер юл кичүен заманча уңай шартлар тудырып ясауны, үзебезнең предприятиеләр көче белән төрле коммуникацияләрне әлеге урыннан алу хисабына проектны очсызландыра алдык. Хәзер проект 759 миллион сум белән бәяләнә. Якын киләчәктә төзекләндерү эшләрен башлау өчен беренче чиратта әлеге урыннан электр, су һәм башка коммуникацияләр челтәрләре билгеле бер тәртиптә үзебезнең предприятиеләр көче белән алына башлаячак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.
Киңәшмәдә август башларында тимер юл кичүе проекты белән зәйлеләрне таныштыру максатында ачык тыңлаулар үткәрү кирәклеге дә ассызыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International