ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, шәһәр читендәге "Йодызлык" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерында өченче сменада үткәрелгән әти-әниләр көнендә катнашып мөһим яңалык турында хәбәр итте
29 июльдә “Космос” яшьләр үзәген төзекләндерү эшләре башланды. Күп нәрсә яңадан булачак: диварларны җылыту, аларны сары-зәңгәр төстәге керамика белән бизәкләү, бинаның арткы өлешен профнастил белән каймалау каралган. Игътибардан тәрәзә рамнары да төшеп калмаган, алар алыштырылачак.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәребезнең үзәк мәйданында табиплар йөрәк һәм кан тамырлары авырулары белән көрәшү елы кыссаларында “Төп мотор” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Әлеге чараның инициативасы -“Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлеге һәм үзәк хастаханә. Акция ел саен зәйлеләрнең сәламәтлеген тикшереп, аларның сәламәтлек параметрын алдан хабәр итү
Районыбыз механизаторлары көзге культураларны урып җыю эшләрен тәмамладылар һәм барлык көчне арпа Һәм борчак суктыру эшенә җәлеп итәләр. Бүгенгесе көнгә 860 гектар арпа суктырып алынды. 2140 тонна уңыш җыелды. Уртача уңыш гектарыннан 24,9 центнер тәшкил итә.
Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында Зәй десантчылары җыелып, тантаналы чара үткәрделәр. Анда җәмәгать эшләрендә актив катнашучы элекке десантчыларны хәрби комиссариат һәм “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасы махсус билгеләп үтте.
Зәйдә 9 йортта төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Бүгенгесе көнгә барлык эшләрнең 93,5 прценты тәмамланган. Тагын 5 йортта ремонт эшләре тәмамланып килә.

31
июль, 2015 ел
җомга
31 июльгә район буенча 10800 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 27 процентын тәшкил итә. 29200 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Уңыш бер гектардан 27 центнер тәшкил итә. Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды. ТР грек-рим көрәше федерациясе президенты буларак, Әгъзам Саматович шәһәр-районда спортның әлеге төренең торышы белән дә кызыксынды: “Сәламәтлек мәктәбе”ндә ул көрәшнең төрле төрләре буенча эшчәнлек алып баручы тренерлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та катнашты
Кичә Зәйдә республикада билгеле тимер юл кичүен заманча төзекләндерү белән бәйле эре проектка кагылган киңәшмә үтте. Анда зур төзелеш эшенең проекты, эш башлангач килеп туачак мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.
Бүген Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Үзара әңгәмәдә сүз агымдагы ярты елда районның икътисади-социаль үсеше, эре проектларның тормышка ашырылышы, халыкның яшәү шартларын яхшырту уңаеннан күрелүче чаралар турында барды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International