Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Һава десанты гаскәрләре көне
2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Бүгенге көндә хәрби комиссариатта һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүче 55 яшькәчә булган 177 зәйле исәпкә алынган. Шуларның берсе район эчке эшләр бүлегенең полиция майоры, Поповка авылы егете Борис Федорович Кондрабаев.
Десантчыларны “иң кайнар канлы” егетләр дип тану традициягә кергән, чөнки алар дошман тылына үтеп кереп, көрәш алып баруга әзерлек үтүче хәрбиләр, алар кирпеч тә вата, кул сугышы көрәшенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнә һәм һава десантына иң сәламәт, пәһлеван гәүдәле, физик яктан иң чыдамнар гына сайлап алына. Ә безнең район десантчылары исә “кайнар канлы” егетләр булуы белән генә үзенчәлекле түгел, алар Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның якты истәлеген саклауга да, патриотик тәрбия үткәрү буенча иҗтимагый эшләргә дә игътибарлы. “Сугышчан бердәмлек” оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков белдерүенчә, нәкъ менә десантчылар Әфганстанда, башка кайнар нокталарда хезмәт иткәндә һәлак булганнарның кабер ташларын яңартуга иң актив өлеш керткәннәр.
- Хәзер исә Рәфыйков урамы буендагы паркта һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә мемориал комплекс булдыру өчен средстволар туплау белән шөгыльләнә. Документлар әзерләнеп рөхсәт алганда, җыелган суммага карап, стелага заказ бирәчәкбез, - дип планнары белән уртаклашты Борис Федорович.
Яшь буынны патриотик тәрбияләүгә өлеш кертүгә килгәндә, Кондрабаев аны иң элек үз улыннан башлаган. 11 яшьлек малай белән алар Ватанны саклауның ир-егет өчен горурлык булуын да, баштан ук ныклы физик әзерлек кирәген дә уртага салып сөйләшеп, әлеге мәсьәләләрдә даими төстә бергәләп шөгыльләнәләр, улына сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген сеңдерә.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз