Зәй муниципаль районының "Йолдызлык" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры республика капиталь төзекләндерү программасына кертеләчәк

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Лагерьны капиталь төзекләндерү республика президент программасына кертеләчәк. Инде совет чорыннан бирле эшләп килүче әлеге ял лагеры косметик төзекләндерү эшләренән тыш, капиталь төзекләндерелмәгән иде. Дөрес, лагерь даими төстә күзәтелеп торып заман таләпләреннән читтә калмады,монда һәр җәй саен яшь зәйлеләр бик теләп килә. Быел да лагерь дүрт сменада балалар кабул итә, хәзер исә өченче сменага гүзәл табигать кочагында үзенчәлекле итеп вакытларын үткәрергә теләп тагын 130 бала килгән. Балалар да, әти-әниләр дә үз районыбызда шундый мөмкинчелек тудырылудан бик канәгать. Ә инде капиталь төзекләндерү үткәреләчәге турындагы хәбәрне барысы да көчле алкышлар белән каршылады. Чөнки республика прграммасы буенча биреләчәк средстволар торак корпусларны да, ашханәне дә тулысынча үзгәртеп корырга, яңа җиһазлар белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International