ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе
22 августта Югары Баграж мәктәбенә язучылар килде. Алар арасында: Ркаил Зәйдулла – шагырь, язучы, Муса Җәлил, Габдулла Тукай премиясе Лауреаты, Айдар Гимадиев – “Сабантуй” җурналы мохарире, Фатих Котлы- төрек язучысы,тәрҗемәче, филолог, Татарстан язучылар Союзы әгъзасы, Абдулкадыр- тцрек язучысы.
25 августта – Шәһәр мәдәният йортында “Без яшәүне сайлыйбыз” дигән темага наркотикларга каршы чара. Башлана көндезге сәгать 2 дә;
26 августта – Шәһәр мәдәният йортында балалар өчен ячык хат көне: “Безнең Республика: Без булдырабыз!” . Башлана 10 сәг.30 минутта;
23 августта Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында “Яшә син, Татарстаным” исемле ял концерты булды. Аны “Энергетик” мәдәният йорты иҗат коллективлары әзерләде. Сәхнәгә берсе артыннан берсе төрле жанрдагы , үзенчәлекле концерт номерлары чыгып торды.

22
август, 2015 ел
шимбә
Зәйдә «Энергетик» мәдәният каршындагы мәйданда ТАССР барлыкка килүнең 95 еллыгы һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге оешуга 25 ел тулу уңаеннан районның оста куллары тарафыннан әзерләнгән иҗат күргәзмәсе һәм мәдәният идарәсе сәнгать әһелләре көче белән оештырылган театрлаштырылган тамаша, концерт оештырылды.
Бүгенгесе көнгә районыбыз чөгендер басуларында 11 чөгендер комбайны эшли. Барлыгы 257 гектар чөгендер алынган, 8224 тонна җыеп тапшырылган. Уңыш һәр гектардан 320 центнер тәшкил итә. Барлык мәйданның 3,1 проценты алынган.

20 августта район мәдәният йортында “Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!” –дигән темага бәйге булып үтте. Ул Республикада уздырыла торган бәйгегә кушылып үткәрелде һәм Республика көненә багышланды.
Һәр елны Россия күләмендә үткәрелә торган олы бәйрәмнәрнең берсе Россиянең дәүләт флагы көне. Ул Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 1994 елның 29 августыннан барлыкка килә.
20 август көнне музей алды мәйданында истәлекле вакыйга булып үтте. Анда ачык һавада “Җирдә игелекле эз” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе булды. Зәй төбәгендә яшәп иҗат итүче күп кенә хәвәскәр язучыларыбызның әсәрләре музей фондыннан укучылар карамагына чыгарылды.

21
август, 2015 ел
җомга
21 августта, “Космос” яшьләр үзәгендә Россия флагы көненә багышланган “Безнең горурлык һәм Даныбыз” исемле кичә үткәрелде. Чарага балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр килгән иде.
Татарстан җирендә күп милләтле халык дус һәм тату яши, бер-берсенә булышып, аңлашып хезмәт итә һәм тормыш күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International