Музей вакыйгаларыннан репортаж

2015 елның 22 августы, шимбә
20 август көнне музей алды мәйданында истәлекле вакыйга булып үтте. Анда ачык һавада “Җирдә игелекле эз” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе булды. Зәй төбәгендә яшәп иҗат итүче күп кенә хәвәскәр язучыларыбызның әсәрләре музей фондыннан укучылар карамагына чыгарылды.
Алар арасында В.С. Малаховның “Зәй энциклопедиясе», “Зәй тарихыннан очерклар”,Зинаида Комарованың “Урта Пәнәче”, “Безнең чишмәләр”,Анисья Михайлованың “Истәлекләре”, Владимир Васильевның “Поповка авылы тарихы”,Иван Глуховның “Якын миңа туган як” һәм “Халкым минем – керәшен”, Рәзим Вәлиуллинның “Алмас батыр кыйссасы” һәм башкалар. Шулай ук күргәзмәдә Василий Казаков, Виталий Агапов, Игорь Куркин, Надеңда Александрова, Екатерина Морозова, Леонид Мясников, Александр Демидов, Надежда Чепурная әсәрләре зур урын алды. Китап сөючеләргә күргәзмә бик ошады. Алар китапларны укырга алып китәргә ярамаганны белгәч, кабат килеп якташларыбыз әсәрләре белән якыннанрак танышачакларын белдерделәр һәм зур кызыкчыну уятканын әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International